Алгы биткә

Самат Шакир музее

                                                                               

   

    Авылдашыбыз – якташыбыз танылган шагыйрь һәм  язучы Самат Фәтхерахман улы Шакиров шушы шигырендә әйткәнчә, бөреләр уянганда,  Ашытта сулар җәелгәндә 1924 елның 15 апрелендә Күәм авылында, мулла гаиләсендә дөньяга килә.

      Алты яшеннән әтисеннән кала, әнисе һәм укытучысы Нәкыйп абыйсы тәрбиясендә үсә. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза. 1939 елда Г. Тукайга  багышланган “ Урман” дигән беренче шигыре  “ Пионер каләме” (”Ялкын”) журналында басылып чыга. Яшь шагыйрьгә фатиха бирүче,  “Пионер каләме”нең ьаваплы секретаре балалар язучысы Абдулла Алиш була. Алиш белән Самат ага  хатлар язышалар. Самат ага туган авылы, Күәм урта  мәктәбе белән даими элемтәдә яшәде, укучылар белән очрашулар үткәрде

     Үзе исән вакытта ук, шагыйрьнең тууына 74 яшь тулган көнгә, Күәм урта мәктәбендә аның музее ачылды. Музейда Самат Шакирның иҗатына багышланган стендлар, аның китаплары , кулъязмалары, газета төпләнмәләре, медаль һәм грамоталары,  шагыйрьгә бүләк итеп бирелгән 200дән артык автографлы китаплар һәм шәхси әйберләре  саклана. Музейны тулыландыруда Әлфия апаның, кызы  Зөбәрҗәтнең һәм Нәкыйп абыйсының улы Азатның да өлеше зур булды.

  Укытучы, шагыйрь, прозаик  һәм журиалист Самаг Шакир әдәбият мәйданында чын күңелдән бирелеп, тырышып эшләп килде. Үзе исән вакытта 38 китабы басылып чыкты. Шуларның 14е- поэзия, 2се -повесть,9ы- очерк һәм мәкаләләр, 13е- төзүче буларак чыгарган китаплары. Самат ага вафат булганнан соң тагын ике китабы басылып чыкты.

   Әдипнең шигырьләре 22телдә басыла.Аның иҗади йөзен бигрәк тә проза әсәрләре-очерклары,  документаль повестьлары  билгели. Аның аеруча яраткан темалары -Бөек Ватан сугышы,  халыклар дуслыгын яктырту белән бәйле. Автор хәрби патриотик,  халыклар дуслыгы темаларына багышланган әсәрләре өчен документаль материаллар җыю максаты белән җитди эзләнә, дәһшәтле сугыш булган урыннарга бара, архив чыганакларын өйрәнә, сугыш ветераннары, хәрби җитәкчеләр белән даими очрашулар оештыра.

        Тормышыбыздагы үзгәрешләр, яңалыклар, төрле чорда яшәгән күренекле шәхесләрнең эш-гамәлләрен, характер сыйфатларын өйрәнүгә зур игътибар иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Шакир Долорес Ибаррури,  Евгений Долмотовский,  Ян Судрабкали,  Павло Тычина, Сәйфи Кудаш  кебек  мәшһүр  затлар белән озак вакытлар дәвамында хатлар алыша. Бай иҗатында Бөек Ватан сугышы,  халыклар дуслыгы темаларын киң  һәм тулы яктырткан,  яшь буында ватанпәрварлык,  гуманлылык сыйфатларын тәрбияләргә омтылган сугыш ветеранын меңләгән укучылары хөрмәт белән искә ала. Безнең мәктәптә эшләп килгән Самат Шакирның музее укучыларыбыз өчен  чын тәрбия үзәге,  яшәү үрнәге булып тора. Музейда  даими тәрбия сәгатьләре ,  кичә-очрашулар үткәрәбез. Самат Шакирның тууына 80 ел уңаеннан  мәктәпгә зур очрашу үткәрелде. Авылдашыбызның якты истәлекләре турында уртаклашырга аның якыннары, тормыш иптәше  Әлфия ханым,  кызы Зөбәрҗәт ханым Шакирова-Нуриева,  оныгы Булат,ерак туганы Шакиров Азат әфәнде кайттылар. Мөхтәрәм  кунаклар арасында  Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, эзтабар язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафин бар иде. Мәктәбебездә үткән бу очрашу үзенең эчкерсезлеге гадилеге белән яшәүнең матурлыгына инандырды,  безгә зур рухи байлык өстәде. Безнең музейга төрле мәктәпләрдән укучылар, районның күренекле кешеләре даими килеп тора. Республикага билгеле булган Татарстан дәүләт телерадио компаниясе мөхәррире Гөлназ Шәйхи,  “Ялкын” җурналы редакциясе хезмәткәрләре Эльмира Закирова, Фәйрүзә Мөслимова , Мәскәүдән профессор Усманов Борис Фатыхович,  “Шәхри Казан” газетасы журналисты Хәмзә Бәдретдинов, Татарстан Реслубликасының Мәгариф министрлыгыннан Зарипов  Радик Абдуллович безнең музейда булып бик ошаттылар, җылы сүзләрен әйтеп киңәшләрен бирделәр.  Казанның 121 нче мәктәп укучылары инде бездә берничә мәртәбә булдылар. Җитәкчеләре Луиза Сабировна белән берлектә алар районынызның иң истәлекле урыннары буенча сәяхәт итә,  мәдәниятын өйрәнәләр.

      Музейда яңа материаллар туплауны дәвам итәбез.Музейны төзүгә искиткеч зур өлеш керткән, бөртекләп мәгълүмат җыйган, музей эшчәнлеген җанландырган Фаизов Фәргать абый белән элемтәдә торабыз. Ул һәрчак безгә теләп булыша, киңәшләрен бирә.

      Әтнә районы татар  әдәбиятына, мәдәниятенә бик күп күренекле шәхесләр биргән район:  Шиһабетдин Мәрҗани,  Габдулла Тукай,  Сибгат Хәким,  Хәкимҗан Халиков, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗан  һ. б. Шулар белән  янәшәдә безнең авылдашларыбыз Самат Шакир, Илдар Хөсни, Габдрахман Сәлимов, Фәнис Җиһаншаһлар булуы белән без лаеклы горурланабыз.

  Самат ага халкыбызга бай әдәби  мирас,тирән эстетик мәгънәгә ия булган  шигъри  әсәрләр калдырды. Без аның авылдашлары, Күәм урта мәктәбе коллективы, аның белән горурланабыз. Олыларга  ихтирам, туган туфрак, туган  нигезгә мәхәббәт, якташлар белән горурлану кебек хисләрне дә тәрбияли  безнең   музей.

   


 


 


        

           Алгы биткә
           Икенче биткә

Hosted by uCoz