«Бабайлар эзе»
исемендәге туган якны өйрәнү музее Татарстан Республикасы Әтнә районы Күәм урта
мәктәбенең тарих каби-нетъша урнашкан. Музей 1990 елда, тарих укытучысы
Батталова Нурания Бакиевна җитәкчелегендә, укучылар җыйган экспонатлар нигезендә
төзелә. Хәзерге вакытта музей 18 м2 урынны били. Барысы 700гә якын экспонат
тупланган. Аны тарих укытучысы Са-дриев Равил Мөхтәр улы җитәкли һәм
экспонатларның сакланышын тәэмин итә, кызыксынучы авыл кешеләренә, килгән
кунакларны, укучыларны музей эшчәнлге белән таныштыра, дәресләрдә экспонатларны
киң куллана, еш кына дәрес өлешләре музейда уздырыла.
Музейның аерым штаты юк. Экспонатларның тулы исемлеге бар. Түбәндәге бүлекләр
буенча төркемләнгәннәр:
- «Эш кораллары»
- «Фронт истәлекләре»
- «Бәйләү-чигү үрнәкләре»
- «Йорт җиһазлары»
- «Элекке авылыбыз макетларда»
Музейда кыйммәтле дип санарлык материаллар юк. Экспонатлар тигез өслеккә
тезелгән, стенага эленгән, стендларда чагыла. Махсус витриналар эшләнмәгән.
Мәктәп каравыллана, яктылык һәм температур-дымлылык саклана.
Тулы адрес: ТР, Әтнә районы, Күәм авылы, Мәктәп урамы, 1 нче йорт.
Телефон: 8(269)-36-3-11