20 нче еллар
Күәм авылы мәгариф хезмәтенең тарихы XX гасыр башыннан ук башлана. Балаларга дин сабагы электән үк бирелгән. Иске авыл мәдрәсәсендә, чыгышы белән Сап авылыннан булган, Фазылҗан мулла ир балаларны, ә Фатыйма абыстай кыз балаларны укыткан. Әмәш мәчете мәдрәсәсендә язучы якташыбыз Самат Шакирның әтисе Фәтрахман хәзрәт Сайфуллин Мөхәммәт Шакир улы 1911 елдан укыта башлый.
1916 1918 елларда Фазылҗан мулланың улы Нурияздан һәм хатыны Хәдичә (Бирәзәбаш мулласының кызы) дөньяви белемнәр бирә башлаганнар. 1917 елгы революциядән соң безнең авылыбызда да совет мәктәпләре ачыла. Ләкин төп мәктәп биналары булмау сәбәпле, балаларны укыту авылның хуҗасыз калган йортларында башкарыла.
Хәзерге мәчет каршында Югары оч мәдрәсәсе дип аталган йортта 1920 еллар тирәсендә,чыгышы белән Мамыш авылыннан булган, Вәли исемле укытучы җәдитчә укырга, язарга һәм санарга өйрәткән. Шуның өстенә иман шарты да ятлаткан, аз маз сәдака да ала торган булган. Бер зур бүлмә булып, шунда егермеләп бала укыган.
Маһи Ибраеның ике катлы йорты булган. 1925 елларда анда Рәбига исемле укытучы балаларга белем биргән.
Колаксыз кушаматлы, күптән вафат булган бабай йортында, чыгышы белән Күлле Киме авылыннан булган Җәләлиева Мәдинә, 1926 елда шул ук Күлле Киме авылыннавн Хәтимә, 1928 елда Лотфуллин Һидият укыталар.
1927 1928 елларда Нурияздан абзый Болын башы дип аталган мәктәптә укыта. Ул мәктәп, бәхет эзләп читкә чыгып киткән, Гыйлаҗи исемле кешенең йорты була.
30 нчы елларда - төп мәктәпләргә күчү.
30 нчы еллар барышында Күәм авылы балалары төрле урыннарда укуларын дәвам иткәннәр.
1932 нче елда авыл уртасына дүрт еллык типовой мәктәп салына.
Подрядчигы Күлле Киме авылыннан Таҗетдин улы Газимҗан, ә төзүчеләр бригадиры Сәфәров Бәйрәм була. Газимҗан абый мәктәп өчен парталарны да үзе ясый.
1936 елда мәчетен сүтеп, яңа мәктәп бинасы янына, ике катлы башлангыч мәктәп итеп төзиләр. Бу елларда укытучылар бер вакытта ук укытмаганнар. Тормыш шартлары авыр булганлыктан укытучылар еш алышынып торганнар.
Җидееллык мәктәпнең беренче директоры Бариев Габделхай.
1932 1937 нчы елларда Күәм мәктәбен җитәкләүче кеше дә ул була. Бу вакытта мәктәп ТБУМ, ягъни тулы булмаган урта мәктәп дип атала.
1937 нче елның җәе Татарстанда репрессияләрнең котырган чагы. Кыска гына гомерен мәгариф эшенә багышлаган, мәктәбебезнең беренче директоры, Бариев Габделхай бер гаепсезгә репрессиягә эләгә һәм халык дошманы буларак кулга алына. Бу елларда күп кенә кешеләр хезмәттәшләре, күршеләре, авылдашларының көнчелек корбаннарына әвереләләр. Габделхай абый да шул корбаннарның берсе була.
Мәктәпнең беренче уку-укыту буенча директор урынбасары булып Лотфуллин Һидият абый билгеләнә. Ул башта 1928 1930 нчы елларда башлангыч класслар укытучысы, ә 1930 1932 нче елларда мәктәп мөдире, аннан соң 15 ел завуч булып эшли. Мәктәбебезнең иң беренче дәрәҗәле мәгариф хезмәтләре Татарстанның атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Җитәкче булып эшләү дәверендә бик күп укытучыларның остазы булган. Аны тырыш, таләпчән һәм һәрчак ярдәмчел кеше буларак искә алалар.
Габделхай абыйдан соң мәктәп директоры итеп, чыгышы белән Арча районы Яңасала авылыннан булган керәшен татары Чигашев Гавриил Федор улын куялар. Ул 1937 1938 нче елларда мәктәп белән җитәкчелек итә. 19 яшьлек разрядлы спортчы, бик үткен һәм чая егет була ул. 1938 нче елда директор хезмәтеннән баш тарта һәм география, физкультура фәннәре укытучысы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач хәрәкәттәге армия хезмәтенә алына һәм 1944 нче елда һәлак була.
1940 1950 нче еллар.
1940 нчы еллар башында Күәм авылында белем бирү 2 мәктәп бинасында башкарыла. Башлангыч сыйныфлар 2 катлы, ә 5 7 сыйныфлар бер катлы тулы булмаган урта мәктәптә укыйлар. Мәктәп директоры булып Гарифуллин Гариф, ә завуч булып Лотфуллин Һидият эшли. 1943 ел башында Гариф абыйны районга хәрби эшләр бүлеге мөдире итеп эшкә алалар. Аннан соң Түбән Шашы кешесе Әһмадуллин Зиннәт 10 ай чамасы директор булып тора. Ул киткәч, Бәрәскәдән вакытлыча Каюм исемле фронтавик мәктәпне җитәкли. 1944 нче елда мәктәбебез директоры итеп, Галимҗанов Әхмәт абый билгеләнә.
Сугыш алдыннан мәктәп тормышы.
Уку елы башында бер балага 6 дәфтәр, каләм һәм буяу бирелә. Уч төбе кадәр кәгазь дә бик кадерле була. Икенче яртыеллыкка кемнең дәфтәре чиста язылган, шул укучыга яңадан 6, ә начар һәм пычрак язучыга 3 дәфтәр бирелә. 4, 5, 6, 7 нче сыйныфларда уку елы ахырында күчеш имтиханнары бирелгән. 4 сыйныфта гына да укучылар 6 фәннән имтихан биргәннәр. Чирек саен нәтиҗә ясалып, отличник һәм алдынгы укучыларга әдәби китап, исле сабын кебек бүләкләр бирелә.
Ел буенча 5 сыйныфта отличник булып укыган өчен, Күәм авылының хәзерге имамы Галиев Мөбәрәккә 1941 елның май аенда Артек пионер лагерына юллама бирәләр. Бу юллама Әтнә районына Казаннан бер генә данә бирелә.
Мәктәпнең хуҗалык тормышына килгәндә бер аты һәм ярдәмчел хуҗалык җире була. Бу җиргә арыш арпа чәчелә, бәрәңге утыртыла. Шушы алынган уңыштан бишенче җиденче сыйныф укучыларына бәрәңге салып, он тугылаган аш бирелә. Чөнки зур сыйныфлар озаграк укыйлар.
Сугыш башлангач, корчаңгы авыруы, ачлык ялангачлык күп балаларның укуын ташларга мәҗбүр итә.
2 сменалы укыту. Икенче сменада караңгылыктан язу эшләре бармый. Түшәмгә эленгән керосин лампасының яктысы бик сүрән була. Язу эшләрен укучылар яктырак вакытта башкаралар яки өй эше итеп өйгә җибәрелә. Уку әсбаплары, бигрәктә ак кагәзь бите булмый. Укытучылар үз акчаларына, Казаннан дәфтәр алып кайтып, берәр битләп, контроль эшләрдә генә укучыларга өләшкәннәр. Ә гадәти дәресләрдә, иске китапларның юл арасындагы ачык җирләренә язганнар. Укучылар яз көне мәктәпкә ашарга өшегән бәрәңге күмәче алып килә торган булганнар. Укытучы Мөхәммәтҗанова Саимә апаның 1 айлык хезмәт хакы 194 сум 80 тиен булган.
Җәй көне укытучылар Ары һәм Бадый урманына барып, мәктәпкә ягу өчен бер атна утын әзерләгәннәр. Кыш көне атлар белән алып кайтканнар.
Сугышка самолётлар төзү өчен түләү заданиесе килә. Заданиегә кул куйдыртып бару, укытучы агитаторлар өстенә төшә. Шулай ук фронтка дигән кием-салымны да укытучылар җыя.
Сугыштан соңгы чор.
Сугыштан укучыларга дәфтәрләр һәм башка әсбаплар бирелә башлый. 2 сменада укыганнар. Өлгермәгән укчылар 1 нче класстан ук күчерелмәгәннәр. Җәй ахырында, урып-җыюдан соң, укучылар һәм укытучылар басуга башак җыярга чыга торган булганнар.
Балаларның өс-башлары әйбәтләнә башлый. Укытучы агитаторларның да эше күбәя. Авыл 10 йортлыкларга бүленә. Бригаданы билгеле йортка җыеп, укытучы яңалыклар белән таныштырган, агитация эшләре алып барган. Ә үзе күрсәтмәне партоешма секретаре вазыйфасын башакаручы мәктәп директоры Галимҗанов Әхмәт абыйдан алган.
1948 нче елда укытучының уртача хезмәт хакы 490 сум була. Укытучылар үзешчән сәнгатьтә катнашалар, хор оештыралар.
50 нче еллардан соң...
Мәктәбебезнең тагын бер күренекле шәхесе Әхмәтов Мөхәммәтҗан абый. 1949 1950, 1954 1975 елларда Күәм урта мәктәбе директоры вазифаларын башкара. Бу дәвердә аның мәктәбебез өчен кергән хезмәте бик зур. Кирпечтән 2 катлы заманча мәктәп бинасы салдыра, мәктәп яны тәҗрибә участогын киңәйтә, зур җиләк җимеш бакчасын оештыра.
1962 нче елда мәктәп сигезьеллык, ә 1976 нчы елда унъеллык урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәпнең пионер дружинасы В.Н.Терешкова исемен йөртә. Дружинага ул елларда Уң флангтагы дружина исеме бирелә. 1990 нчы елда унберьеллык урта мәктәп итеп үзгәртелә. Республикабызда Татарстан варислары оешмасы оештырылды. Дружинабыз авылдаш шагыйребез Самат Шакир исемен йөртә. Девизыбыз: Һәр көн саен игелекле эш кыл!.
Күәм урта мәктәбенең тарихы бай. Россиянең атказанган укытучысы Әхмәт абый Галимҗанов, Татарстанның атказанган укытучысы Һидият абый Лотфуллин, 20 елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән Әхмәтов Мөхәммәтҗан абыйлар безнең мәктәбебезнең горурлыгы.
Хәзерге көндә мәктәптә барысы да махсус педпгогик белемле, тәҗрибәле укытучылар эшли. Мәктәптә 153 укучы белем ала .
Мәктәбебезнең ныклы белем һәм яхшы тәрбия алып чыгып, районыбыз гына түгел, республика күләмендә танылган шәхесләре бар. Шагыйрь Самат абый Шакирне Рәсәй дәүләтендә генә түгел, тәрҗемә ителгән әсәрләре аша чит илләрдә дә беләләр.
Мәктәптә 1998 елның 9 нчы апреленнән алып Самат Шакир музее эшли башлады.
Мәктәбебез тулы җанлы тормыш белән яши. Укучылар якты, җылы, заманча җиһазландырылган мәктәптә белем алалар.