Рус/Тат
Алгы бит
Мәктәпнең тарихы
Администрация
Укытучыларыбыз
Мәктәпнең музейлары
Безнең газета
Уңышлар
Укучыларның иҗаты
Фотовернисаж
Безнең координаталар
Кунакханә
Форум
Чат
Хөрмәтле
дус!
Сез Татарстан Республикасы Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең сайтында. Сезне
үзебезнең сайт битләрендә күрүебезгә шат. Сайтта Сез мәктәпнең тарихы,
эшчәнлеге, уңышлары белән таныша аласыз.
Мәктәп базасында ел саен район укытучылары һәм җитәкчеләре өчен берничә семинар үткәрелә.
Мәктәпнең төп методик проблемасы:
1) укучыларга ныклы белем бирү, сәләтле укучылар белән дәресләрдә һәм дәрестән тыш максатчан эш алып бару;
2) аларда кешелеклелек , гуманлылык һәм хуҗалыклылык тәрбияләү.
Укытуның сыйфат критерийлары:
- белемнең тулы;
- тирән һәм ныклы булуы;
- аңлы рәвештә үзләштерелүе
- өлкән класс укучыларына дифференциаль белем бирүне тормышка ашыру.
Тәрбиянең сыйфат ягыннан камилләшүенә түбәндәгеләр ярдәм итә:
- яшь буынны тормышта яшәргә әзерләү – балаларны үз тормышлары проблемаларын хәл итүгә тарту һәм шәхси тормышларын үзгәртү технологияләренә өйрәтү;
- социальләштерү – тормыш юлына аяк басу һәм тормышны өйрәнү;
- анда яшәү күнекмәләре алу;
- шәхеснең мәдәни сәләткә ия булуына ирешүөчен модификация үткәрү;
- индивидуальләштерү – шәхеснең индивидуальлеген хуплау.